«Борынгы риваятьләр»: турнир-викторина (6+)
Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына 8 һәм 9 июньнәрдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Маленькая страна» мәктәп яны лагере балалары өчен «Борынгы риваятьләр» турнир-викторинасы уздырды. Балалар сер һәм табышмаклар тулы борынгы славян дөньясына, кешеләрнең тормышы табигатькә, кодрәтле аллалар һәм рухларга бәйле булган үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Турнир әкияти күнегүләрдән башланды, шуннан соң катнашучылар капитаннар һәм «Дружина», «Батырлар», «Матрешкалар» дип аталган үз командалары өчен исемнәре язылган эмблемалар сайлады. Командаларга «Тизәйткечләр көрәше», «Күрмәгән-белмәгән юлларда», «Кем сүзләре», «Ярты сүздән аңладым», «Халык акылы» дигән берничә турны үтәргә кирәк булды. Анда әкиятләрне, мәкальләрне искә төшерделәр, тизәйткечләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. «Рус халык көкүреш предметлары» фотогалереясы фотоларында уенчылар зур кызыксыну белән өй кирәк-яракларын тапты һәм аларның мәгънәсен аңлатты. Чара барышында турнирда катнашучыларга ямансуларга туры килмәде, чөнки алар борынгы үткәннәргә танып белү сәяхәте кылды һәм рус халкының тормышы, тарихы һәм мәдәнияте турында күп мәгълүмат алды. |